news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада "Татлы ифтар" акциясе үтте

Әлеге акция барышында сиксәннән артык кеше Рамазан ае уңаеннан күчтәнәчләр алды.

Арчада "Татлы ифтар" акциясе үтте
dumrt.ru

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Рамазан аеның 12 нче көнендә, Арча мөхтәсибәте "Татлы ифтар" акциясен үткәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга намазыннан соң мөхтәсибәт вәкилләре районның яшьләр, спорт оешмалары белән бергәлектә Арчаның Җиңү паркында кич белән авыз ачу өчен су һәм хөрмә җимеше өләштеләр. Шулай ук Диния нәзарәтенең Рамазан аена багышлап чыгарылган буклеты таратылды.

Әлеге акция барышында сиксәннән артык кеше Рамазан ае уңаеннан күчтәнәчләр алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot