news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Татарстанның атказанган укытучысы Фәрхат Зыятовның юбилее узды

Фәрхәт абый бүген дә мәгариф, мәдәният идарәсенең, район үзәк китапханәсенең киңәшчесе, ярдәмчесе.

(Арча, 1 февраль, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Розалия Зиннәтова). Арчаның “Казан арты” музеенда укытучы исемен горур йөртүче, кайнап торган мәктәп тормышы төшләренә кереп йөдәткән, күңеле белән мәңгелек яшьлек илендә калган, әдәбиятка һәм сәнгатькә чын күңеленнән гашыйк райондашыбыз, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Фәрхат Гани улы Зыятовның 70 яшьлек юбилее узды, дип яза районның “Арча хәбәрләре” газетасы.

Фәрхат абыйны районда белмәүчеләр сирәктер, һәрхәлдә үзен күреп белмәсәләр дә, аның турында ишеткәннәре бардыр. Татарстанның шактый районында (тамадалык эшчәнлеге буенча), хәтта Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез дә белә аны. 2014 елда “Балкыш” фестивале җиңүчесе буларак Мәскәү татарлары белән очрашып, аларга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, үзе тарафыннан тупланган истәлекләре белән шаккатырып кайтты ул.

Фәрхат Зыятов Чиканас егете. Балачагы, егет еллары шунда узса, гаилә коргач ул күрше Өчиледә урнаша һәм гомере буе Өчиле мәктәбендә балаларга ана теленә мәхәббәт тәрбияли. Бүген чыгыш ясаган һәр коллегасы Фәрхат абый кебек укытучының республика күләмендә дә бармак белән генә санарлык булуы хакында белдерде. Шулай булмаса, моннан 20 еллар чамасы элек районда атказанган дәрәҗәсе алган тел укытучылары арасында бердәнбер булмас иде.

Яшьтән җор телле булса да Фәрхатнең яшьлек хыялларында табиб буласы килү теләге көчле була. Ике сугыш кичкән әтисе улының бу теләгенә каршы мисал китерә: “Улым, мин фронтларда никадәр кан, күз яше күрдем, син дә шул кан, күз яше арасына керерсеңмени?” Улының үзенә уйларга калдырган фикере үтемле була атаның, егет рухына якын юлны – әдәбият дөньясын сайлый. Моңа Өчиледә укыткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мөхәммәтгалиеваның да, Яңа Кырлайдагы укытучысы Гомәр Яруллинның да йогынтысы көчле була, алар укытучылык сәләте ташып торган егеткә юл күрсәтә. “Кырлай мәктәбенә язучылар күп килә, алар каршында сөйләргә Гомәр абый миңа шуларның берәр әсәреннән өзек, я шигырьләрен бирә. Бервакыт үзенә охшатып сөйләгәч Сибгат Хәким, “Энем, син мине зурлап сөйләдеңме моны, хурлапмы?” – дигән иде”, – дип тормышның кызык мизгелләрен искә төшерергә ярата ул. Җор теллелеге, җырга, нәфис сүзгә осталыгы, зиһенле Фәрхат абыйга аудитория каршында берничә сәгать чыгыш ясарга ярдәм итә. Котларга килгән коллегасы (ул да лаеклы ялдагы укытучы) Рәмзия Хәмидуллина аның бервакыт 600 кешелек клубта ут сүнгәч ярты сәгать караңгы залда тамашачы алдында чыгыш ясавын сөйли. “Концерт беткәч кемнәр катнашканын белүче булмады, һәркем Фәрхат абый турында гына сөйли иде”, – ди.

Юбилярны котларга килүчеләр күп булды. Һәммәсе изге теләк теләде, кемдер шигырь укыды, кемдер җыр бүләк итте. Мөгаллим район башлыгының, район ветераннар советының, мәдәният, мәгариф идарәсенең һ.б. Рәхмәт хатларына да ия булды. Ә иң зур бүләкне аңа район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов ясады – аның “бүләге” – Зыятовларның Төркиядә яшәүче уллары Фәниснең кайтып төшүе ата-ананың күзләрен яшьләндерде.

38 укучысы Фәрхат абый юлын сайлап балалар күңеленә милли орлыклар сибүдә зур хезмәт куя, арада инде лаеклы ялда булучылары да бар. Үзе дә Укытучылар династиясенең атасы — хатыны Мәрьям апа озак еллар Өчиледә рус теле һәм әдәбияты укыткан, улы Айрат (урыны җәннәттә булсын), килене Дилбәр, Төркиядә яшәүче килене Бану укытучылар, оныклары Дилә белән Илгиз Арча педагогия көллиятендә белем ала. Фәрхәт абый бүген дә мәгариф, мәдәният идарәсенең, район Үзәк китапханәсенең киңәшчесе, ярдәмчесе, идеяләр бирүчесе, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100