news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада Татарстан фермерлары спартакиадасына әзерләнәләр

Ярышларда республиканың 8 районыннан фермер командалары катнашачак.

Арчада Татарстан фермерлары спартакиадасына әзерләнәләр
Султан Исхаков/архив

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Арчада бүген, 30 июньдә Татарстан фермерлары спартакиадасы узачак. Чара Халыкара кооперация көненә багышлана. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Арча, Балтач,Саба, Буа, Кукмара, Теләче, Менделеевск, Питрәч районнары фермер командалары катнаша.

Алар милли көрәш, гер күтәрү, аркан тарту, җиңел атлетика, ераклыкка сикерү ярышларында һәм спортның башка төрләрендә катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot