news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада табиблар агуланган яшүсмерләрнең хәлен тотрыкландырган

Пациентларны балалар палаталарына күчергәннәр.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Арчада табиблар агуланган яшүсмерләрнең хәлен тотрыкландырган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Барлык агуланучыларның хәле тотрыкланган. Пациентларны балалар палаталарына күчергәннәр», – дип билгеләп үттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

  • Алдан агентлык Татарстанның Арча районында 18 бала билгесез матдә белән агуланган, 16 бала хастаханәдә, дип хәбәр иткән иде.

Чыганак мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе интернет-кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән һәм сиптергән. Үсмерләр үзләрен начар хис итә башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot