news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада тәрбиячеләрнең "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" дигән республикакүләм бәйгесе булды

Анда Татарстан шәһәр һәм районнарыннан 17 тәрбияче ярышты.

 (Арча, 17 декабрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Гөлсинә Зәкиева). Татар телендә сөйләшеп эшләүче рус телле балалар бакчалары тәрбиячеләренең "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" дигән республика бәйгесе традициягә әверелеп бара. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде. Татарстанның Арча районында финалга үткән 17 тәрбияче үзара көч сынашырга янә Арча педагогика көллиятенә җыелды. Әлеге бәйге белән танышырга быел Пенза өлкәсеннән дә кунаклар килгән иде, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.

“Шушы өч ел эчендә абруй казанган бу бәйгедә 61 тәрбияче катнашырга теләк белдерде. Татарстанда яшибез икән, без ике телне дә яхшы белергә тиеш. Рус милләтеннән булсагыз да, бүген татар телендә үз хезмәтегезне күрсәтергә тиеш буласыз”, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова.

Бәйгедә катнашучылар арасында Буа, Лаеш, Тәтеш, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Түбән Кама, Биектау районнарыннан, Чаллы, Чистай, Казан, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә шәһәрләреннән тәрбиячеләр бар иде. Арча районы данын 10 нчы балалар бакчасыннан Ирина Газизова яклады. Мин бәхетле, чөнки мин тормышта үз урынымны тапкан шәхес, диде ул үзе белән таныштырганда. Гомумән, бу сүзләр һәр тәрбияче чыгышында яңгырады. Үз хезмәтен чын күңеленнән яратмаган кеше мондый эшне башкара да, ярышларда көч сынаша да алмый, катнашкан очракта да ул аның ышандырырлык чыкмый.

Аннан конкурсантлар "Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм" дип аталган өлешендә 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән татар телендә үзләре әзерләп килгән уеннарны тәкъдим иттеләр. Берсеннән–берсе кызыклы, мавыктыргыч уеннар балаларга бик ошады. Башта чит тәрбияче апаларны күреп, югалып калган кебек булсалар, тора–бара тәмам ияләшеп беттеләр, шул уеннардан тәм таптылар.

Арча районы вәкиле Ирина Газизова балаларны "автобуска" утыртып (үзе шофер, үзе кондуктор) паркка карусельдә йөрергә алып барды. Юл буе җырлашып бардылар, күңелле итеп кайттылар. Ирина үзе дә балалар белән тиңләшеп бетте. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар белән яшәде, алар белән уйнады.

Моннан тыш, бәйгедә катнашучы тәрбиячеләр "Тәрҗемә ит! Татарча сөйләшәбез" дигән уен–викторинада катнашты, "Ирекле микрофон" каршында чыгыш ясады, иҗади осталыкларын күрсәтте.

“Мин үзем Арчадан. Казанда балалар бакчасында эшлим. Педагогика көллиятендә читтән торып курсларда укыйм. Әлеге вакытта сессиядә. Мондый ачык дәресләрдә беренче тапкыр катнашам. Бик ошый”, – диде тәрбиячеләр оештырган уеннарны зур кызыксыну белән күзәтеп утырган Эльвира Зәйнуллина.

Татар телендә сөйләшеп эшләүче рус телле балалар бакчалары тәрбиячеләренең республика күләмендәге "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" дигән һөнәри осталык бәйгесендә беренче урынны Казаннан Елена Малыгина яулады. Ирина Газизова "Идеяләр калейдоскобы" номинациясендә җиңеп чыкты, диелә Арча районы газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100