Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада “Төньяк балкышы” кубогына чираттагы ярышлар булып узды
Быелгы ярышлар 16 яшькә кадәр булган укучылар арасында уздырылды
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Арча муниципаль районының Ашытбаш авылы мәктәбендә шахмат уены буенча “Төньяк балкышы” кубогына чираттагы ярышлар булып узды.
“Төньяк балкышы” кубогына уеннар 2000 елда Ашытбаш мәктәбендә башлана. Идея авторлары - элеккеге хәрби офицер, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм тренер Сөләйман Галиуллин, Ашытбаш урта мәктәбе укытучысы, тренер Наил Сабирҗанов. Алар шушы эшкә күңел салып, оештырып йөрүчеләр. Ел саен колачын киңрәк җәя барган уеннар бераздан Шушмабашта үткәрелә башлый. Моңа укучылар гына түгел, зурлар да тартыла. Шушмабаш, Ашытбаш, Арча педагогика көллияте, Урта Курса, Яңа Кишет, Апаз, Шекә командалары аеруча актив катнаша. Көчле шахматчылар аерылып чыга. Болар - Шекәдән бертуган Алмаз, Гөлназ һәм Фазыл Вильдановлар, Апаздан Илмир һәм Инсаф Нигъмәтҗановлар, Гөлчәчәк Шәфигуллина, Урта Курсадан Рамилә Шаһниева, Ашытбаштан Нәркизә Кавиева, Шушмабаштан Камил Кәримов.
Быелгы ярышлар 16 яшькә кадәр булган укучылар арасында уздырылды. Ашытбашның үзеннән тыш, Шушмабаш, Шекә, Наратлык, Кысна, Мәмсә, Ташкичү авылларыннан командалар килгән иде. Шахматчылар арасында егетләр күп булса да, бик сәләтле кызлар да бар. Мәсәлән, Ашытбаштан Нәркизә Кавиева шундыйлардан. “Сәләт” лагере җиңүчеләре арасында уздырылган Татарстан турнирында да җиңү яулаган. Күп тапкырлар район чемпионы исеменә һәм “Төньяк балкышы” кубогына лаек булган. “Кечкенә вакытта ук зурларны ота иде инде ул”, - ди тренеры Сөләйман Галиуллин.
Быел да ул кызлар арасында 1 урынны алды. Егетләр арасында иң көчлеләрдән булып Шушмабашның көрәшче егете Камил Кәримов танылды. Аларга “Төньяк балкышы” кубогы тапшырылды.
Егетләр арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр - Ташкичүдән Рәмис Галәветдинов, Ашытбаштан Дамир Солтанов, бертуган Гатауллиннар, Шекәдән Фазыл Вильданов булды. Кызлар арасында Шекәдән Зөлфия Сабитова, Кыснадан Гөлназ Сафина үзләрен иң оста уенчылар буларак күрсәтте. Шекә кызы Зөлфиянең игезәк туганы Әлфия дә көчле шахматчы икән. Кызганыч, бүгенге турнирга ул килә алмаган.
Командаларга килгәндә, быелгы уен түгәрәк системасы буенча барды. Һәр команда үзара көч сынашты. 1 урынны Ашытбаш җыелма командасы алды. Кубокка да алар ия булды. II урынны Шушмабаш командасы яулады. Мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашуына карамастан, Ташкичү мәктәбе командасы да уңай нәтиҗәләргә иреште.
Бу хакта “Арча хәбәрләре” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз