news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада сыер абзарында һәм бөртеклеләрне саклау урынында капиталь ремонт төгәлләнде

Агымдагы елда 232 сыер абзары, 64 машина-трактор паркы, 11 яшелчә һәм бәрәңге саклау биналарында капиталь ремонт планлаштырылган.

Арчада сыер абзарында һәм бөртеклеләрне саклау урынында капиталь ремонт төгәлләнде
minstroy.tatarstan.ru

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Арча районының Югары Бәрәзә авылында 100 башка исәпләнгән сыер абзарында һәм Курса Почмак авылында ябык амбарда капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ике объект та сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү буенча дәүләт программасы кысаларында ремонтланган.

Агымдагы елда 232 сыер абзары, 64 машина-трактор паркы, 11 яшелчә һәм бәрәңге саклау биналарында капиталь ремонт планлаштырылган.

Агымдагы елдан башлап бөртеклеләрне эшкәртү амбарларын капиталь ремонтлау программасы эшли башлады. Программа кысаларында 373, 2 млн сумга 128 амбарны ремонтлау планлаштырыла. Яңа программа бөртеклеләрне саклау шартларын яхшыртыр һәм товар сыйфатын саклар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100