news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада “Сәйяр” театр фестиваленең зона туры узган

Арча (Шушмабаш, Ашытбаш, Иске Кырлай мәктәпләре, Биектау, Саба, Теләче, Балтач районнарының мәктәп театр коллективлары үзара көч сынашкан.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Арча сәнгать мәктәбендә театр балалар һәм яшүсмерләрнең “Сәйяр” республикакүләм театр фестиваленең зона туры узган. Бу хакта "Арча хәбәрләре" газетасы хәбәр итә.

Арча (Шушмабаш, Ашытбаш, Иске Кырлай мәктәпләре), Биектау, Саба, Теләче, Балтач районнарының мәктәп театр коллективлары үзара көч сынашты. Укучыларның һәр чыгышы ныклап әзерләнгән, соклангыч иде. Зиннур Хөснияр рәислегендәге мәртәбәле жюри членнарының эше бер дә җиңелләрдән булмады. Жюри тарафыннан һәрбер коллективның сәхнә бизәлеше, киемнәре, сәнгати әзерлеге югары бәяләнде, мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә иң-иңнәре 8 нче декабрь көнне Казанга, К. Тинчурин исемендәге театрга, финал ярышларына чакырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot