Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада сөт җыйнаучы эшмәкәр бу эшнең күпмегә төшүен исәпләп күрсәткән - "Арча хәбәрләре"
Арча районында сыер асраучы бер ханым да сөтлебикәнең чыгымнарын һәм күпме файда алуын саннар белән исәпләп күрсәткән.
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре", Ильяс Фәттахов) Татарстанның Арча районында Шушмабаш авылыннан октябрь ае өчен сөтнең литры өчен 19 сум түләнгән дип язгансыз, безгә 17 сумнан гына түләделәр, дип шалтыратканнар "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясенә.
"19 сумнан түләделәр", - дип җавап бирде безгә авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. Әле менә ноябрьгә 22 сумнан түләргә дип сөйләшенгән.
Һәркемнең үз дөреслеге дигәндәй, бер сөт җыйнаучы эшмәкәр сөт җыйнауның күпмегә төшүен исәпләп күрсәткән.
"Сөт җыйнаучыга литрына 2 сум алып калса җитә, дип әйтәләр, мин моның белән килешмим, — ди ул. — Сөтне күп җыйганда ярый да әле. Ә бит андыйлар күп түгел. Менә көнгә 1000 литр сөт җыйдым, ди. 2 сумнан салганда 2000 сум керем килеп чыга. Сөтне бортлы “УАЗ” машинасы белән җыябыз, ул 600 мең сум тора, йөрү күп, юллар начар – 3 елда туза. 3 елда 1095 көн — бер көнгә 548 сумлык тузган булып чыга. Көнгә 30 литр бензин китә, аны 34 сумга (литры шулай тора) тапкырласак 1020 сум була. Айга 1200 сум түләп ветеринария белешмәсе аласы, бер көнгә 40 сум туры килә дигән сүз. Барысын кушсак, көнгә 1608 сум чыгым җыйнала. Керем белән чыгым аермасы — 392 сум. Монысы хезмәт хакы инде, 30га тапкырласак, бер айда сөт җыйнаучы 11760 сум хезмәт хакы эшләгән.
Сөт өчен октябрь аена түләнгән бәяләр турындагы мәгълүматларны район газетасында бастырганнан соң канәгатьсезлек белдереп шалтыратучылар шактый булган. Моның сәбәбе авыл җирлекләренә шалтыратканнан соң ачыкланган: алар бу саннарны сөт җыйнаучыдан сорап алган, аларның күбесе әле октябрь ае өчен акча түләмәгән дә булган. Кайбер авыл җирлекләре башлыклары гомумән сөт мәсьәләсеннән ерак тора, секретарьга шалтыратыгыз, сөт белән ул шөгыльләнә, имеш.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина моннан соң сөт бәяләре турындагы мәгълүматларның сөт җыючылардан һәм аны тапшыручылардан алыначагын әйтә.
Арча районында сыер асраучы бер ханым да сөтлебикәнең чыгымнарын һәм күпме файда алуын саннар белән исәпләп күрсәтә. "Безнең сыер елга уртача 3600 литр сөт бирә, — ди ул. — Уртача сатып алу бәясен 17 сумнан алсак, барысы 61200 сумлык була. Яңа туган бозау — 6 мең сум. Керем 67200 сумга җыйнала. Хәзер инде чыгымнарны исәплик. Печән — 5 төргәк, 1200әр сумнан 6000 сум була. Салам 10 төргәк, 300әр сумнан — 3000 сум. Тонна ярым фураж, килограммы 7 сумнан — 10500 сум. Бер капчык тоз — 500 сум. Кышлату чорында 11 тонна су кирәк — 431 сум. Бер тапкыр ясалма орлыкландыру — 500 сум. Ветеринария хезмәте — 2000 сум. Бер сыерны бер ел карауга хезмәт хакы — 10800 сум. Барысын кушсак — 37731 сум була. Файда ягы — 19469 сум".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз