news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада район башлыгы призына милли көрәш бәйгесе уздырыла

Аның нәтиҗәсендә Муса Җәлил призына республика турнирына районның җыелма командасы билгеләнә.

(Арча, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, "Арча хәбәрләре”). Татарстанның Арча районы спорткомплексында район башлыгы призына көрәш бәйгесе бара, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.

Бәйгедә 10нан артык команда, 100гә якын көрәшче катнаша. Нәтиҗәләр буенча 9-11 февральдә Татарстанның Зәй шәһәрендә узачак Муса Җәлил призына республика турнирына районның җыелма командасы билгеләнәчәк. Арча районы башлыгы призына уздырыла торган ярышларның нәтиҗәсе турында әлегә мәгълүмат юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot