news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада район башлыгы призына көрәш булды

Арча районыннан «Ак Барс Агро», «Игенче», Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы командалары көч сынашты.

(Арча, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). 27 гыйнварда «Арча» спорт комплексында район башлыгы призына зурлар арасында татарча көрәш ярышлары булды. Ярышта Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче районнары, Казан көрәшчеләре катнашты, дип яза җирле басма.

Арча районыннан «Ак Барс Агро», «Игенче», Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы командалары көч сынашты. Көрәшчеләр Арча, Күпербаш, Наласа, Түбән Мәтәскә, Масра, Урта Курса, Яңа Кенәр, Шурабаш, Өчиле, Иске Кишет, Иске Чүриле һ.б. авыллардан иде.

Көрәшчеләрне Район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Ярышлар ике келәмдә барды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

60 кг авырлыктагылар

1.Радик Хәйретдинов. Казан.

2.Рамил Хәсәнов. Иске Чүриле

3.Инсаф Корбангалиев. АПК.

65кг.да

1.Рамил Хәкимҗанов. «Арча» спорт комплексы.

2. Булат Шәйхетдинов. АПК.

3.Салават Әхмәтгалиев. Игенче.

70кг.да

1.Илшат Фазылҗанов. «Арча» спорт комплексы.

2.Денис Абдуллин. Игенче.

3.Азат Хәмзин. АПК

75кг.да

1.Зөлфәт Хәйруллин. Яңа Кенәр.

2.Айдар Гыйльметдинов. Казан.

3.Азат Гасыймов. Игенче.

80кг.да

1.Фаяз Зарипов. Игенче.

2.Роман Фефелов. Казан.

3.Рәмис Галиев. Игенче.

85кг.да

1.Дамир Әһлиуллин. Игенче.

2.Рәнис Галиуллин. Теләче.

3.Айзат Һадиев. Шурабаш.

90кг.да

1.Рәнис Шәмсетдинов. Игенче.

2.Нәсим Габидуллин. АПК

3.Әнис Гарипов. Өчиле.

100кг.да

1.Илшат Һидиятов. ААПК.

2.Булат Кәримуллин. АПК.

3.Данис Закиров. Саба.

130кг.да

1.Альберт Ситдыйков. «Игенче». Иске Кишеттән.

2.Илфат Вәлиев. Игенче.

3.Гадел Гарифуллин. АПК.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100