Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада һәр чәршәмбе саен интеллектуаль уен-ярыш булачак
"Казан арты" музее залына аның беренчесе уздырылды.
(Арча, 17 декабрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”). Татарстанның Арча шәһәрендә «Казан арты» музее залына интеллектуаль уен узды. Яшьләр дүрт командага (район хакимияте, мәктәп директорлары, яшьләр парламенты, социаль белем бирү академиясе) бүленеп, Арчаның үткәнен, тарихын, бүгенге яшәешен чагылдырган сорауларга җаваплар биреп, белемнәрен күрсәтте, белмәгәннәрен «мыекларына чорнап куйды». Иң «акыллыбашлар» хакимияттә эшләүчеләр булды, дип яза “Арча хәбәрләре” газетасы.
Дамир Гасыймовның җырлары ямьләндергән кичәнең бүләкләре дә кызыктырырлык булган: беренче урын алганнар «Арча» спорт комплексындагы бассейнда бушлай - өч, директорлар - ике, социаль белем бирү академиясенекеләр бер тапкыр су коена алачак. Ә яшьләр парламенты әгъзалары «Арча Арена»да бер тапкыр бушлай тимераякта шуарга барачак.
Яшьләр бу чараны бик ошатып, оештыручыларга рәхмәт әйтте. Киләчәктә мондый рухтагы интеллектуаль уеннар биредә чәршәмбе саен узачак, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз