news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Оренбург татарларын кунак иттеләр

3 гыйнвар кичендә Арчага Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы һәм Алабайтал авылларыннан бер төркем татарлар килде.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Оренбург өлкәсе татарлары Арчага килде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә "Арча хәбәрләре"  газетасы журналисты Рүмия Надршина хәбәр итте.

Ерактан килгән кунакларның татар иленә сәфәре Арча район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашудан башланган.

“Кызыклы һәм эшлекле сөйләшүләрдән соң делегация вәкилләре район белән таныштылар. Алар «Казан арты» тарих-этнографик музеен, «Арча» спорт комплексын карадылар, Ташкичү мәктәбендә туган як музеенда, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани музеенда, мәчеттә, Арчаның яңа 6нчы мәктәбендә, Боз сараенда булдылар. Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей комплексына сәяхәт кылдылар. Көтектә терлек асраучы Дамир Шакирҗанов, Мөндештә Хәлим Гарипов фермер-крестьян хуҗалыклары, Айванда яшелчә үстерүче Нафил Гатауллин эше белән таныштылар. Кичен район мәдәният йортында безне үзләре алып килгән спектакльне куеп сөендерделәр. Кунакларның Арчада узган сәяхәте бай эчтәлекле булды”, - ди Рүмия Надршина.

5 гыйнвар көнне Оренбург өлкәсе татарлары эш сәфәрләрен Сабада дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100