news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада мәнфәгатьләр низагларын көйләү буенча комиссиянең утырышы узды

Комиссиянең 2018 елга эш планы расланды.

(Арча, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфа башкаручы урынына калучы кешеләрнең хезмәт тәртибенә таләпләрне саклау һәм Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында мәнфәгатьләр низагларын көйләү буенча комиссиянең утырышы булды, дип яза район басмасы.

Утырышта муниципаль вазыйфа башкаручы бер кешенең түләүле башка эш белән шөгыльләнергә рөхсәт сораган мөрәҗәгате каралды.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина комиссиянең 2017 елдагы эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

Утырышта “Дисциплинар гаеп һәм коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарту ” дигән практик кулланманы тәкъдим итү булды. Комиссиянең 2018 елга эш планы расланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100