news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада "Мәүлид әл-Мәрҗани" традициясен яңарттылар

Шиһаб хәзрәт традицияләре, ул башкарган эшләр Арча шәһәрендә хәзер дә дәвам итә.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Арча районда “Мәүлид әл-Мәрҗани” узды. Кичәгә районның имам-хатыйблары, абыстайлар һәм тарих укытучылары җыелган. Бу хакта “Татар-информ" хәбәрчесенә " Казан арты" тарих этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин хәбәр итте.

Революциягә кадәр татар халкы бөек галим Шиһабетдин Мәрҗани тууына 100 ел тулган көнне зур вакыйга – “Мәүлид әл-Мәрҗани” дип атаган. Бу көнне барлык мәдрәсәләрдә дә бөек галимне искә алган, татар зиратында, мәрхүмнең кабере янына барып, Коръән укыган, истәлек-хатирәләр сөйләгәннәр. Ә кичен исә, искә алу мәҗлесе Мәрҗанинең улы Борһанетдин хәзрәт йортында дәвам иткән. Бүген Арча районында беренчедән, Мәрҗани тууына 200 ел тулуны билгеләп үттек, икенчедән, моннан йөз ел элек булган “Мәүлид әл-Мәрҗани” үткәрү традицисен яңарттык”, – дип сөйләде туган якны өйрәнүче Ленар Гобәйдуллин.

Аның сүзләренчә, Шиһаб хәзрәт традицияләре, ул башкарган эшләр Арча шәһәрендә хәзер дә дәвам итә. Мәрҗани үзеннән элгәреләрнең һәм замандашларының биографиясен өйрәнгән булса, бүгенге көндә музей белгечләре совет чорында яшәгән якташларының тормыш юлын, алар турында истәлекләрне, чыганакларны барлау белән шөгыльләнә.

“Мәрҗани хәзрәтебезнең бөеклеген ачарга теләсәк, атналар буе сөйләргә мөмкин. Ике ел дәвамында Мәрҗани белән урыннарда булып, китапханә-архивларда аңа бәйле истәлекләр, сирәк язмалар белән танышу вакытында, чыннан да шаккатмалы яңа фактларга, Мәрҗани белән бәйле истәлекләргә юлыктык, – диде Рөстәм Зәкуан. –  Без Мәрҗанине әле белеп, аны бәяләп бетерә алмыйбыз. Гәрчә, Мисырдагы югару уку йортларында бүгенгә кадәр аның дәреслекләре кулланыла икән, димәк ул инде дөньяда билгеле шәхес буларак кабул ителә. Мәрҗанинең без бүген дә актуаль икәнлегенә төшенергә тиеш. Шуңа беркадәр төшенеп тә киләбез. Аның 150 ел элек язган әсәрләре бүген дә актуаль. Мәсәлән, туган телебез язмышын алыйк. Мәрҗани ул заманда ук: “Тел бетү – дин һәм милләт бетү”, – дигән".

Әлеге чара вакытында Рустәм Зәкуан “Татарский Геродот” исемле саллы китапны да укучыларга тәкъдим итте. Китап – Ш.Мәрҗани турында.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре рухына багышлап дога кылды, район абыстайлары Рая Фәтхуллина һәм Нурфия Шәйхиева мөнәҗәтләр, Татарстанның атказанган укытучысы Фәргать Зыятов Г.Тукайның “Шиһаб хәзрәт” исемле шигырен укыды.

“Мәүлид әл-Мәрҗанинең икенче өлеше Шиһабетдин Мәрҗанигә бәйле тарихи объектларда – Ташкичү мәчетендә, “Мәрҗани” музеенда дәвам дәвам иткән. Соңыннан дин әһелләре Симетбаш авылында, Шиһаб хәзрәтнең 200 еллыгына багышлап узган ел азагында ачылган “Нурислам” мәчете белән таныша. Биредә “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Радик Яруллин: “Әлегә кичәнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Биредә булган һәр кеше үз авылына кайтып, мәхәллә халкына, шәкертләргә Мәрҗани турында сөйләсен, аның бөеклеген аңлатсын, халыкны музейларга, әлеге шәхес белән бәйле истәлекле урыннарга алып килсен иде”, – дигән фикер җиткерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100