news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада мөхтәрәм кешеләргә медальләр тапшырдылар

КПРФның чираттагы утырышында алда торган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

 (Арча, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Кичә Арчада КПРФның чираттагы утырышы булды. Анда алда торган мәсьәләләр турында сөйләшү белән берлектә, зур вакыйга — совет чорында намуслы хезмәтләре белән илебезнең алга китүе өчен көч куйган мөхтәрәм кешеләр медальләргә ия булды. Алар арасында Әтнә районының  эшләгән елларда Арча районына кергән «Искра» колхозы рәисе Фәйзи Галиев, Арча ремонт-механика заводы директоры Даниял Фәсәхиев, район үзәк хастаханәсе табибы роза Котельникова һ.б. бар иде.

Фәйзи абый арчалылар турында якты хатирәләре белән уртаклашып, КПРФ музеена үзе язган китапларын бүләк итте. «Арча мине кеше итте», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot