news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Анда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашты.

(Казан, 27 август, “татар-информ”). 26 августта Арчада  “Район мәгариф системасының уку-укыту, тәрбия һәм этномәдәни мөмкинлекләре” дигән темага  мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Бу хакта “Арча хәбәрләре” җиткерә.

Энгель Фәттахов белән Илшат Нуриев киңәшмә башланганчы Арча шәһәрендә яңа төзелә торган мәктәптә, Ташкичү мәктәбендә булдылар.

Шәһәрнең үзәк мәйданында мәктәпләр ярминкәсен, күргәзмәне карадылар.

Киңәшмәдә педагоглар белем сыйфаты, мәктәпләрдә татар телен тирәнтен өйрәнү, шулай ук яшь белгечләрнең авыл җирлегенә эшкә кайту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100