news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр сайлауда катнашты

Быел беренче тапкыр электрон формада тавыш бирү оештырылган.

(Арча, 18 март, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Көндезге сәгать 11 дә Арчаның 5 нче гимназиясендә урнашкан сайлау участогыннан вәкилләр Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортына килеп, сайлау үткәрделәр, дип хәбәр итә район газетасы.

Биредә 55 кеше тәрбияләнә. Һәркайсы озатучы белән йөрергә мохтаҗ. Шуңа күрә якындагы сайлау участогыннан, өлкәннәр һәм инвалидлар янына килеп, тавыш бирүне үткәрәләр. Бу юлы беренче тапкыр электрон формада тавыш бирделәр. Паспорт белән штрих кодны аласың да тавыш бирү аппараты янына килеп, тиешле төймәләргә басып, үзең теләгән кандидатка тавыш бирәсең. Урында ятканнар да коляска белән тавыш бирергә килде. Урынынна тора алмаган берничә кеше янына бүлмәгә кереп тавыш бирдерделәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

70 яшькә якынлашкан, житәкче урыннарда эшләгән Наил Һидиятуллин сайлауларда катнашуны бәйрәм итеп кабул итә. Матур костюмнан, кәләпүш киеп куйган. "Мин беренче тапкыр 18 яшьтә, 1969 елны сайлауларда катнаштым. Менә болай, безнең янга килеп, безнең хәлне аңлап, сайлауларда катнаштыру бик җайлы. Бүгенге кебек карлы-буранда, салкынга чыгып, каядыр барып йөрисе юк. Рәхмәт оештыручыларга. Иң мөһиме бүген илдә тынычлык. Шулай дәвам итсен иде!", дип сөйләгән ул.

Люция Алексеева да матур күлмәген киеп куйган. Ул биредәге уңайлыкларга рәхмәт әйтеп бетерә алмый. "Өйдәге кебек, коймагын, өчпочмагын, бәлешен пешереп торалар. Яңа Кенәрдәге ял һәм сәламәтләндерү үзәгенә барып ял итеп кайттык. Менә тагын барырга җыенам. Тормыш шулай җайлы гына барсын иде. Сайлауда мин яхшы тормышны теләп, үзем теләгән кандидатка тавыш бирдем",  - дигән Люция апа.

Тумыштан гарип кыз Вера Тюлянкинаның бүлмәсе алсу төстә. Февральдә булып үткән туган көнемә бүлмәмне шулай матурладылар, дигән Вера. "Беренче тапкыр сайлауда катнаша алуыма бик шатмын. Салкынга чыгып, каядыр барасы булса, бик кыен булыр иде. Тавыш бирү җайлы булды. Ә Президент сайлавында катнашу минем өчен бик әһәмиятле. Илнең язмышы Президентка бәйле. Мин лаеклы кандидатка тавыш бирдем һәм алга таба тормыш тагын да яхшырыр дип уйлыйм", - дигән Вера.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100