news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Казансу елгасы үзәнен “көйләү” һәм чистарту эшләре тәмамланып килә

Моңа кадәр язгы ташу чорында Арча халкы су басудан җәфаланган.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Арча районында шәһәр территорияләрен су басу проблемасы юкка чыгып килә. Казансу елгасы юлын “көйләү” һәм аның сул кушылдыгын чистарту эшләре соңгы этабына кергән. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моңа кадәр язгы ташу чорында Арча халкы су басудан җәфаланган: барлыгы 36 гектар мәйданда торак йортлар һәм инфраструктура объектларына су басу куркынычы янаган.

Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов хәбәр иткәнчә, бу хәл елга төпләренең ләмләнүе, яр буйларының агачлар белән каплануы аркасында килеп чыккан. Район муниципалитеты проблеманы хәл кылу максатыннан проект-смета документларын эшләп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

“Министрлык, үзенә тапшырылган вәкаләтләр кысаларында, федераль субвенция средстволары хисабына, елга юлын һәм төбен чистарту эшләрен башлап җибәрде. 18-19 елларга 2-3 еллык дәүләт контракты төзелде”, – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе начальнигы Таһир Вәлиев.

Бүгенгә 1922 м озынлыкта Казансу елгасын тирәнәйтү, елга юлын чистарту һәм турайту эшләре башкарылган. Белгечләр бәяләвенчә, шул рәвешле алга таба 656 млн сум күләмендә зыян булдырылмыйча калына.

“Эшләр башкарылганчы, идән асларына, нәүрәпләргә су тула иде, хәзер моңа чик куелды. Быел нәүрәпләр – коп-коры: бәрәңгегә дә, башка яшелчәгә дә зыян килмәде”, – ди биредә яшәүче Ибраһим Сабиров. Сүз уңаеннан, 89 участокның, җәмгысе 391 кешенең язгы ташуның аянычлы нәтиҗәләреннән коткарылуын әйтеп үтәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100