news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Казанбаш мәктәбен дүрт көнгә яптылар

Мәктәп язгы каникул көннәре хисабына ял итеп торачак.

Арчада Казанбаш мәктәбен дүрт көнгә яптылар
prav.tatarstan.ru

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Күпләп балалар агулану нәтиҗәсендә, Арчадагы Казанбаш мәктәбен дүрт көнгә яптылар. Бу турыда кичә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Мәктәп язгы каникул көннәре хисабына ял итеп торачак.

Татарстанның баш санитария табибы Марина Патяшина республикадагаы барлык мәктәп ашханәләрен тикшерергә тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты. Шулай ук кичә "Татар-информ" Гадел Вафин Арчада агуланган балаларның сәламәтлеге турында сөйләде, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100