news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада “Казан арты” төбәкара форумы узачак

Казан арты һәм Идел буе төбәкләренең уртаклыклары күп, шуңа без аларны берләштереп форум оештырырга булдык, - ди Тәбрис Яруллин.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 16-17 сентябрь көннәрендә “Акыл фабрикасы” Арча шәһәрендә “Казан арты” төбәкара форумы уздыра. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Яр Чаллы һәм Башкортстан, Чуашия, Удмуртия, Марий Эл, Киров, Ульяновск, Оренбург, Самара төбәкләре катнаша ала.

Катнашучыларны ике көнлек интенсив проектлар ярминкәсе, дөньякүләм брендлар белән танышу, "җирле"не үстерү буенча остаханәләр, Казан арты тарихы буенча лекторийлар, бизнес һәм сәнгать вәкилләре белән очрашулар һәм башка кызыклы чаралар көтә. Ахырда оештыручылар катнашучыларга кызыклы “мозговой штурм” әзерли.

“Без Казан арты һәм Идел буенда булган татар районнарын берләштерергә уйладык. Алар тормыш итү ягыннан да уртаклыклары күп. Шуңа без аларны берләштерергә булдык. Акыл фабрикасы кеше саны артыннан куа торган проект түгел. Без, гадәттә, кызыксынуы булган кешеләрне генә чакырабыз. Бүгенге көнгә 6 төбәктән һәм 6 районнан гаризалар килде. Иң күбе без 8 төбәк һәм 8 районны катнаштыра алабыз”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә “Акыл фабрикасы” проекты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Форумга махсус сылтама аша кереп алдан теркәлү сорала. Форумда 70-80 кеше катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100