news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада Казан арты районнары укучылары экологик тикшеренүләрен тәкъдим итте

Чараның максаты - мәктәп укучыларының игътибарын әйләнә-тирәне саклау мәсьәләләренә юнәлтү һәм аларны тикшерү эшчәнлегенә җәлеп итү.

Арчада Казан арты районнары укучылары экологик тикшеренүләрен тәкъдим итте
eco.tatarstan.ru

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Арчада "Җир Хартиясе ракурсында заманча социаль-икътисадый системаларның экологик куркынычсызлыгы" темасына фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Татарстан Республикасының Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан 50 мәктәп укучысы катнашты. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция кысаларында укучылар экология белән башка мәктәп предметларының үзара бәйләнеш мәсьәләләре буенча үзләренең тикшеренүләренә йомгак ясады. 

Әлеге чарада мәктәп укучыларының катнашуын Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре дә хуплады. Алар билгеләп узганча, табигатькә карата мәхәббәтне барлык мәктәп предметлары аша сеңдерергә кирәк.

"Әйләнә-тирә мохит турында китап укудан башлап һәм табигатьтәге химик процессларны өйрәнү белән тәмамлап, балалар үзләренең экологик белемнәрен тирәнәйтә. Ә бу, үз чиратында, аларның экологик культура дәрәҗәсен арттырырга булышачак, анысы табигать ресурсларын саклау мәсьәләләрендә әһәмиятле роль уйный", – дип ассызыклады Төньяк идарәсе экологлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot