news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада “Күркәм гаилә-2016” конкурсының зона этабы узган

Жюри составында «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакторы Гөлүсә Закирова, «Гаилә һәм мәктәп» журналының бүлек мөдире Руфия Фазылова да булган.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). 29 ноябрьдә Иске Иябаш авыл клубында “Күркәм гаилә-2016” конкурсы узды. Фәсхиевлар (Курса Почмак), Хәйруллиннар(Ашабаш), Хәкимовлар (Ташкичү), Шәрәфетдиновлар (Яңа Кырлай) гаиләләре конкурста иң күркәм гаилә булып танылу өчен көрәш алып бардылар. Бу хакта "Арча хәбәрләре" язган.

Жюри составында «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакторы Гөлүсә Закирова, «Гаилә һәм мәктәп» журналының бүлек мөдире Руфия Фазылова, Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Рамил Мөхетдинов бар иде.

Җиңүчене билгеләргә бик авыр булды, чөнки барлык гаиләләр дә бертигез көрәште һәм барысы да җиңүче булырга лаек иде. Шулай да конкурс нәтиҗәләре буенча Хәйруллиннар гаиләсе җиңүче дип табылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot