news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше апрель-май айларында төгәлләнәчәк

Җир алу өчен 150 гаилә чиратта тора, диде Илһам Сираҗиев.

(Арча, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Апрель-май айларында Арча районында күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше төгәлләнәчәк. Бу хакта бүген Арчада узган "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының күчмә утырышы кысаларында "Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм" темасына узган түгәрәк өстәлдән соң билгеле булды.

"Арча районында меңгә якын күпбалалы гаилә җир алуга иреште. Бүген чиратта 150 гаилә. Җир бүлүдә тоткарлыклар җирләр әзер булмаудан килеп чыкты. Хәзер территориянең генераль планы эшләнде. Апрель-май айларында җирләр бүленеп бетәчәк", - диде Арча районы Башкарма комитетының Җир һәм милек палатасы рәисе урынбасары Илһам Сираҗиев.

"Татар-информ" хәбәрчесенең: "Авыл җирендә яшәүче гаиләләр җирне район үзәгеннән ала аламы?" дигән соравына рәис болай дип җавап бирде:

"Теләге булган кеше алачак. Без районда яшьләрнең күбрәк калуын, яшь гаиләләрнең күбрәк булуын телибез", - диде Илһам Сираҗиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100