Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчада “Ир солтаны–2017” район бәйгесе старт алды
Оештыручыларда бәйгене уздыру идеясе алдынгы тракторчы белән аралашкач туган.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Арча районы авыл җирлекләрендә “Ир солтаны–2017” район бәйгесе старт алды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Арча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова белдерде.
Бәйгенең башлангыч этаплары Үрнәк һәм Урта Курса авылларында булган. Конкурсны уздыру идеясе Чөмә-Елга авылында яшәүче механизатор белән танышкач туган.
“Февральдә, районның алдынгылар слетына әзерләнеп йөргәндә, Зәкәрия абзыйга юлыктым. Ул - алдынгы тракторчы, атказанган механизатор исеме алган шәхес. Пенсиядә булуына карамастан, һаман тракторда җилдерә. Якын-тирә авылларны кардан чистартып, урамнарны карап тора. Хатыны Нүрия апа да - зур хөрмәткә лаек хатын-кыз, атказанган укытучы. Зәкәрия абый гаҗәеп тыйнак, үзен күрсәтү өчен беркайда да кычкырып йөрми. Нигә менә шундый ирләребезне халыкка да танытмыйбыз соң, дип уйладым”,- ди Гөлназ Гарифҗанова.
Бәйгедә 30 яшь һәм аннан өлкәнрәк ирләр катнаша ала. Программа өч өлештән тора. Беренче этапта ир–егетләр үзләре белән таныштыралар, сәләтләрен күрсәтәләр. Икенче этап “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дип атала. Катнашучылар видеоматериаллар ярдәмендә үзләренең ниләр белән шөгыльләнгәннәрен тәкъдим итә. Өченче этапта авыл халкына билгесез, күңел төбендәге сер итеп сакланган сыйфатларын күрсәтәләр.
“Өченче этап аеруча кызыклы. Мәсәлән, Зәкәрия абыйның гаҗәеп ягы - аның җир җиләге, чәй үләннәре җыеп, рәхәт итеп яши белүе булды. Аның куллары шундый зур, салкын кышта да туңмаслык булып чыныккан. Гомер буе трактор тимерендә актарынган шушы абзый бер чүп тә кертми җир җиләген чүпләп күрсәтте”,- ди Гөлназ Гарифҗанова.
Сәнгать җитәкчесе ир-атларны, бигрәк тә эшкә хирысларын сәхнәгә чыгаруы авыр булганын әйтте. Әмма ике авылда гына да никадәр гаҗәеп, алтын куллы, тырыш, үрнәк ир-атларның барлыгына сөенеп кайттык, диде ул. Бәйге февраль аена кадәр һәр авыл җирлегендә үткәрелеп чыгачак. Финал концерты 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә үткәрелер, дип көтелә.
Арчада 2016 елда яшьләргә каенаналары белән дус-тату гомер кичерүче уңган киленнәрне күрсәтү, шулар үрнәгендә яшәргә чакыру максатыннан “Төп йорт килене-2016” бәйгесе уздырылган иде. Конкурста барлыгы 43 килен катнашты. Җиңүчеләргә суыткыч, телевизор, сыер саву аппараты кебек бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз