news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада инклюзив укыту проблемалары каралды

Районда мөмкинлекләре чикле балаларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә гадәти сыйныфларда башка балалар белән бергә укыту проблемалары күтәрелде.

(Арча, 23 апрель, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арча районы советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе утырышында “Инклюзив укыту: проблемалар һәм чишү юллары” темасына "түгәрәк өстәл" узды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Анда районның мәгариф, сәламәтлек саклау, өстәмә белем бирү, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

Районда мөмкинлекләре чикле балаларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә гадәти сыйныфларда башка балалар белән бергә укыту проблемалары күтәрелде.

Хәзерге законнар нигезендә, әти- әниләрнең мондый балаларны гадәти мәктәпләрдә укытырга хаклары бар. Әмма, кызганыч, моның өчен әлегә бездә тиешле шартлар да, кадрлар да җитәклек түгел.

Бәлки, киләчәктә районның бер мәктәбе базасында инклюзив укытуны оештыру кулайрак булыр, дигән тәкъдим дә яңгырады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot