news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада имамнар гыйлемлелектә ярыша

Дүрт турдан торган сынауда Арча, Саба, Әтнә, Теләче мөхтәсибәтләреннән хәзрәтләр көч сынаячак.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). “Белемле меңне егар” бәйгесендә  имамнарының гыйлем дәрәҗәсен билгелиләр. Чара бүген Арча җәмигъ мәчетендә уза. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүрт турдан торган сынауда Арча, Саба, Әтнә, Теләче мөхтәсибәтләреннән хәзрәтләр көч сыныячак. Татарстан Мөфтиятенең фән һәм мәгариф бүлеге белгечләре имамнарның белемнәрен Коръән уку, намаз фазыйләтләрен белү, зикерләрнең мәгнәсен һәм язылышларын тасвирлау буенча бәялиячәк. Иң югары гыйлемле дип табылган имамнар Арча районы кубогын кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot