Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчада Иҗтимагый совет утырышында өстәмә белем бирү мәсьәләләре каралды
Арчада район иҗтимагый советының 27 нче утырышы узды.
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре” газетасы, Розалия Зиннәтова). Арчада район Иҗтимагый советының 27нче утырышы булды. Утырышта Арча Укучылар сарае һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йортында балалар иҗатын үстерү буенча эшчәнлекләр турында сөйләштеләр. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды, дип хәбәр итә район газетасы.
Арча Укучылар сарае 6 юнәлеш буенча белем бирә: туристлык, фәнни, иҗади сәнгать, социаль-педагогик, физкультура-спорт, техник юнәлешләр. 136 төркемдә 1919 бала белем ала. Шулардан 14е инвалид балалар. Аларны төрле бәйге һәм ярышларга йөртү өчен республика җитәкчелеге тарафыннан Укучылар сараена махсус җиһазландырылган автобус бирелде. Укучылар сарае авыр хәлле гаилә балалары, тәрбиягә авыр бирелә торган балалар белән эшли. Берникадәр чыгымнарны каплау, күргәзмә әсбаплар, кирәкле җиһаз юнәтү өчен түләүле төркемнәр дә җыйганнар.
Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин утырышта, район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм булмасмы, дигән ният белән гозерен җиткерде. Укучылар сараена иҗади учреждение буларак, актлар залы, картинг түгәрәге өчен картодром кирәк. Биредә уңышлы эшләп килүче “Нур” балалар теле–радиостудиясенә заманча видеокамералар кирәклеге турында да сүз булды. Утырыштан соң әлеге проблемаларның чишелеш табасына өметләнә коллектив.
Яңа Кенәр балалар иҗат йортында, филиаллары белән санаганда, 983 бала өстәмә белем ала.
Утырышка кадәр Иҗтимагый советның эшче төркеме вәкилләре берничә көн дәвамында Арча Укучылар сараенда, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты һәм аларның авыл мәктәпләрендә урнашкан бүлекчәләрендә түгәрәкләрдә, дәресләрдә булып, тәрбия һәм белем бирү белән танышкан һәм бик канәгать, уңай фикердә калганнар.
Өстәмә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге хакында Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йорты директоры Хәмбәл Зариповның чыгышларын тыңлагач, күргән, ишеткәннәрдән чыгып совет әгъзалары тарафыннан, белем бирү сыйфатын тагын да яхшырту, матди-техник базаны ныгыту буенча тәкъдимнәр кертелгән карар кабул ителде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз