news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантанада мәдәният министры катнашты

Шәһәрнең үзәк мәйданыннан бәйрәмчә бизәлгән уку йортлары, хезмәт коллективлары колонналары үтте.

(Арча, 9 май, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). 9 майда Арчада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы парад булды, дип яза район газетасы сайты.

Шәһәрнең үзәк мәйданыннан бәйрәмчә бизәлгән уку йортлары, хезмәт коллективлары колонналары үтте.

Аннан соң бәйрәм җыены башланып китте. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә Җиңүне яулауга өлеш керткән ветераннарга рәхмәт әйтте, сәламәтлек теләде. Илебезнең азатлыгын саклап калган каһарманнар истәлеге мәңге яшәр, диде ул.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республика Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм котлавын укыды.

Бәйрәм район үзешчәннәре концерты белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100