news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада хоккей сыйныфлары булачак

Район башлыгы сәләтле малайларга өмет баглый

 (Казан, 16 март , “Татар-информ”). “Арча-Аренада” хоккей буенча Татарстан чемпионаты финалын ачу тантасында район җитәкчесе Илшат Нуриев киләсе уку елында Арчада хоккей сыйныфлары ачылачагы турында белдерде. Ул шулай ук яшүсмерләрнең “Алтын алка” республика турнирында алдынгы урыннар алган малайларга бүләкләр тапшырды.

Бөтен өмет - Арчаның яшь сәләтле малайларында: өлкән абыйлары чираттагы уенда тагын җиңелде. Бу юлы Кайбыч командасына. Уен ахырында исәп 12:1, дип белдерә “Арча хәбәрләре” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100