news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада хезмәтне саклау буенча киңәшмә узган

Техника куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәрләрләргә махсус курс үтүләре турында таныклыклар тапшырылган.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, "Арча хәбәрләре"). 28 апрельдә Арчада, Халыкара хезмәтне саклау көне уңаеннан, оешмаларның техника куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәрләр киңәшмәсе узган. Бу хакта “Арча хәбәрләре” хәбәр итә.

Башта техника куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәрләргә махсус курслар үтүләре турында таныклыклар тапшырылган. Район башкарма комитетының баш белгече Муллахмәт Әскәров эшчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен башкарылган чаралар белән таныштырган.

Профсоюзларның район координацион советы җитәкчесе Вакыйф Харисов бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча закон таләпләрен үтәүнең мөһимлегенә басым ясаган.

Халыкара хезмәтне саклау ассоциациясе рәисе Фәнил Габдрахманов Россиядә бу юнәлештә таләпләрнең кырыслануы турында җиткергән.

Якын арада хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Алар техника куркынычсызлыгы буенча җитәкчеләрнең генә түгел, ә хезмәткәрләрнең үзләренең дә җаваплылыгын арттыруга китерәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot