news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада Гариф Ахунов исемендәге премия тапшырылды

Ул инде алтынчы ел гамәлдә

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Арча районының әдәбият, сәнгать өлкәсендә яшь талантларына Гариф Ахунов исемендәге премия алтынчы тапкыр тапшырылды. Быел ул бүләккә түбәндәге якташларыбыз лаек булды: публицистика номинациясендә кызыксындыру премиясенә Түбән Аты мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ландыш Зиннәтуллина һәм Арчадан Зөһрә Зарипова, шигърият номинациясендә Арча педагогия көллияте студенты Гөлүсә Мөхәммәтҗанова һәм проза номинациясендә Яңа Кырлайдан Нияз Мансуров, дип белдерә “Арча хәбәрләре”.

Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова котлап, аларга Диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot