news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада галим-шагыйрь Рифат Җамалны Һади Такташ исемендәге премия алуы белән котладылар

Автор якташлары белән очрашуда үзенең шигырьләрен укыды, күпсанлы сорауларга җавап бирде, китапханәгә китапларын бүләк итте.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 16 февральдә Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, профессор Рифат Җамал белән очрашу узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фазылова хәбәр итте.

“Очрашуның максаты – шигърияткә гашыйк, иҗатка сәләтле кешеләрне җыеп, якташыбызның мактауларга лаек хезмәт юлы, күпкырлы иҗаты белән таныштыру һәм яшьләргә иҗатларында дөрес юнәлеш бирү”, - дип билгеләп узды ул.

Рифат Җамал белән очрашуга китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре, район мәктәпләренең татар теле, әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, китапханәләр каршында эшләп килүче әдәби түгәрәк әгъзалары килде.

Кичәдә район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы катнашты. “Үзенең кыска шигырьләре аша кыю фикерләрен халык күңеленә җиткерә белгән талантлы якташыбызны Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк алуы белән барлык арчалылар исеменнән чын күңелдән котлыйм. Сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар телим”, - диде ул.

“Таңда ташып чыга хисләрем” исемле кичәне китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Галимова алып барды.

“Якташыбызның шигырьләре тупланган “Күңел сүрәләре”, “Ташта үскән чәчәкләр”, “Өзгәләнмә, күңел”, “Янсын йөрәк дөрләп”, “Мин – адәм баласы” исемле китапларын китап укучылар ярата, “Күңелем фасыллары” аудиокитабын, “Йөрәк тамчылары” исемле Рифат Җамал сүзләренә язылган җырлар тупланган компакт дискын китапханәдән алып тыңлыйлар”, - ди Лилия Фазылова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100