Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчада Г.Тукай музей-йорты кунаклар кабул итә
Музей комплексына шәһәр яны электр поезды һәм автобус белән барасы.
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек чарасы буларак, Татарстанда ике туристлык маршруты ачылачак. Аның берсен бүген тәкъдим итәләр. Шул уңайдан ТР Транспорт һәм юллар идарәсе министрлыгы журналистлар өчен пресс-тур оештыра. “Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе белән берлектә, журналистлар Арчаның Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей-йортына сәяхәт кыла.
“Эчке туризмны һәм мультимодаль йөрешләрне популярлаштыру максатыннан, “Содружество” оешмасы Арчадагы Тукай йортына – Кыш бабай резиденциясенә сәяхәт оештыра, – диде ТР Транспорт һәм юллар идарәсе министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Наилә Клевлеева.
Журналистлар Казаннан шәһәр яны поездында кузгалып китте. Арча станциясеннән алар автобуска күчеп утырачак. Ул исә Кырлайга алып бара.
Әлеге маршрут буенча һәр көнне 25 кешедән торган төркем Кырлайга – Тукай йортына сәфәр кыла ала. Казан-1 станциясеннән Арча станциясенә кадәр 6404 номерлы шәһәр яны поезды алып бара. Аннан Кырлайдагы музей комплексына илтүче автобуска утырырга кирәк булачак.
Тур программасына экскурсия, тематик мульфильм, төшке аш керә. Шулай ук “Содружество” компаниясеннән истәлекле бүләк тә каралган.
Арча станциясеннән Казанга кире кайтучы 6427 номерлы электр поезды 15.51 сәгатьтә кузгала.
Министрлыкның матбугат үзәге раслаганча, музей комплексына сәяхәт бәясе 700 сум. Монда бару-кайту, экскурсия һәм төшке аш кергән. Яшь буенча чикләүләр юк.
Искәртеп узыйк, Кырлайда, Тукай йорты базасында урнашкан Кыш бабай резиденциясе башка елларда кунакларны мартка кадәр кабул итсә, быел ул даими, ел әйләнәсе булачак. Анда бару өчен, заявканы өч көн алдан бирергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз