news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада фермерлар форумы булды

Фермерлык хуҗалыклары сөрүлек җирләренең 7,6 процентын били, әмма районны бу гына канәгатьләндерми

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Арчада район фермерларының район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашында форумы булды.

Хәзерге вакытта районның фермерлык хуҗалыклары сөрүлек җирләренең 7,6 процентын били һәм барлык алынган акчаның да өлеше шул чама. “Безне болар гына һич тә канәгатьләндерми. Бу өлкәдә беркемгә дә бернинди каршылык юк, эшләгез генә”, – диде район җитәкчесе, дип яза “Арча хәбәрләре”.

news_right_1
news_right_2
news_bot