news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада Әдәби Сабан туе була

Бәйрәмгә Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 2500дән артык кеше чакырылган.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 15 июльдә Татарстанның Арча шәһәрендә үзәк стадионда Әдәби Сабан туе үткәрелә. Әлеге тантаналы милли чарада XIV һәм XV әдәби марафон дөньякүләм бәйгеләренең финалистлары да бүләкләнәчәк.

Бәйрәмгә Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 2500 дән артык кеше чакырылган. Алар арасында мәктәп укучылары, өлкәннәр дә бар. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарча әдәби әсәрләр укучыларны, интернет челтәрендә татар телен үстерүгә өлеш кертүчеләрне котларга Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлар, танылган татар шәхесләре һәм матбугат вәкилләре чакырылган.

Бәйрәмне Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра.

Чарада коронавируска каршы чикләүләр үтәләчәк, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot