Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада чернобыльчеләр белән очрашу булды
Ул “Чернобыль атом электр станциясе авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу истәлеге” медален тапшыруга бәйле иде
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча муниципаль районының “Казан арты” тарих-этнография музеенда чернобыльчеләр белән очрашу узды. Очрашуның сәбәбе райондашларга “Чернобыль атом электр станциясе авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу истәлеге” медален тапшыруга бәйле иде, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре”.
Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерү эшләренә районнан 33 кеше үз көчен кертә, бүген аларның 12се исән түгел.
- Бу - бәйрәм түгел, бу - 26 апрель фаҗигасен искә алу, кайгы һәм хәтер көне, - диде очрашуны ачып җибәреп район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев.
Ул үз чыгышында бу фаҗига турында сөйләде, вафат булганнарны искә алды. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов та бу фаҗига турында өлкән яшьтәге офицерлар сөйләгәннәрне бәян итте.
- Сез - чын патриотлар, батырлыгыгыз тиңсез, без барыбыз да сезнең алда баш иябез, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз