Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчада «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыручы эшче төркем халык фикерен тыңлады
27-31 гыйнварда Казанда «Безнең ишегалды» гомумроссия программасы кысаларында «Ишегалды территорияләрен уңайлы итү» дигән воркшоп уза.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 27-31 гыйнварда Казанда «Безнең ишегалды» гомумроссия программасы кысаларында «Ишегалды территорияләрен уңайлы итү» дигән воркшоп уза. Воркшопның эшче төркеме кичә Арчада халык өчен уңайлы булган ишегалды комплексы тудыру турында киңәште, урынга барып мөмкинлекләрне карады, биредә яшәүче халыкның фикерләрен тыңлады. Бу турыда «Арча хәбәрләре» газетасы хәбәр итә.
«Без бирегә, планны эшләргә дип команда белән килдек. Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләр белән чагыштырганда, Арчада нык тырышырга, методик күрсәтмәләргә таянырга кирәк булачак, әлбәттә. Бу өлкә буенча минем Башкортстанда эшләгән тәҗрибәм бар, хәзер Татарстанда шуны дәвам итәм», — диде төркемнең тьюторы, Санкт-Петербург шәһәреннән килгән Надежда Артес.
«Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, ике республикада да омтылыш, кызыксыну күп. Проектлар да төзелә, акча да табыла. Татарстан буенча проектларны 31 гыйнварга эшләп бетерәчәкбез. Ләкин тиз эшләнгән эшнең нәтиҗәсе чамалы була, шунлыктан, проектны камилләштерергә кирәк булачак», — диде ул.
Арча шәһәре Яр Чаллы, Казан, Әлмәт кебек шәһәрләр белән беррәттән республика күләмендә сайлап алынган. 159 ишегалдысы булган шәһәр һәм 50 меңнән артык кешеле район өчен мондый проектны тормышка ашыру халык өчен мөһим, уңайлы булачак, әлбәттә. Ләкин территорияләрнең кечкенә булуы бераз комачаулык тудыра.
Эшче төркем Арчада проект тормышка ашырылачак урыннарны барлады, халыкның да, җитәкчелекнең дә фикерләрен ишетте. 31 гыйнварда алар әзер проектны Татарстан җитәкчелегенә һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз