news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада беренче тапкыр "Итекле хоккей" турниры оештырганнар

Уенның инициаторы - Арчаның спорт бүлеге җитəкчесе Ильяс Газизов.

Арчада беренче тапкыр "Итекле хоккей" турниры оештырганнар
Раиль Валиев

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Арча муниципаль районында беренче тапкыр "Итекле хоккей" турниры узган. Ярыш Арча башлыгы һəм аның командасына каршы булган. Бу хакта "Татар-информ" хəбəрчесенə популяр алып баручы Илшат Вакказов сөйлəде.

Башка елларда уен Саба районы, Мәртен авылында өч ел рəттəн үткəн. "Без Арча муниципиаль район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның ярдәмчеләренə каршы дусларча уен оештырдык. Калган командалар мәктәп укытучылары, алар аерым уйнадылар", - диде Илшат Вакказов.

Моннан тыш, "Итекле хоккей"да яшь җырчы Айнур Каюмов, журналист Алмаз Гафиятов та катнашкан. "Арчада үткəн уенның инициаторы - дустым Ильяс Газизов. Ул Арчада спорт бүлеген җитәкли", - ди алып баручы.

"Татарстанда бу итекле хоккейны без - Вакказовлар оештырып җибәргəн идек", - диде Илшат Вакказов.

Ярышның үзенчəлеге - уен вакытында һəр нəсел бер команда булып берлəшеп, көч сынаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100