news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада беренче мәртәбә фольклор фестивале үтте

Коллективлар кич утыру, аулак өй, кичке уен, килен төшерү, каз өмәсе кебек халкыбызның гореф–гадәтләрен искә төшерде.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Татар традицион мәдәниятен саклау, халыкка фольклор иҗаты чыганакларын, рухи мирасны ирештерү, онытыла барган милли йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, Арча төбәгендә фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләнгән беренче район фестивале уздырылды. Коллективлар кич утыру, аулак өй, кичке уен, килен төшерү, каз өмәсе кебек халкыбызның энже–мәрҗәннәргә тиң күркәм гореф–гадәтләрен искә төшерде, диелә arskmedia.ru сайтында.

Җырлы-биюле, уенлы бу кичәләрдә әби–бабаларыбыз күңел ачкан, бәйрәмнәр үткәргән. Татар халкының борынгы йолалары да үзенчәлекле, кызыклы булган. Аларның кайберләренең матур үрнәкләре әле дә саклана, әмма бик күбесе истәлек кенә булып калды. Фольклор коллективлары шул истәлекләрне барлап, халыкка җиткерергә тырыша.

Беренче район фестиваленың йомгаклау туры, Парклар һәм скверлар көне уңаеннан, Җиңү паркында үтте. Анда иң яхшылар дип табылган коллективлар чыгыш ясады.

Урта Сәрдә авылы клубының “Нур” фольклор коллективы “Кодаларны кунакка чакыру” күренешен тәкъдим итте. Әлеге коллектив Шәпшедә үткән “Түгәрәк уен–2016” республика татар фольклоры фестивалендә катнашып, II дәрәҗә дипломга лаек булган. Район фестивалендә дә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Кодаларны кунакка чакыру. Бер караганда, бер нәрсәсе юк кебек, бүгенге заман күзлегеннән караганда, бигрәк тә. Әмма элек әби–бабаларыбыз аннан да чын бәйрәм ясаган. Кунакларны каршы алу үзе генә дә җыр–биюләр, уеннар белән шаулап барган. Ә анда инде бәлеше, пәрәмәче, салкын катыгы, мунчасы әзер булып, кунакларны көтеп торган.

Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, аның нәрсә икәнен йорт җиткезеп чыгучы үзе генә белә. Өйне төзи башлаганчы, төзегәндә, эшне бетереп килгәндә үтәргә тиешле йолалары да бар икән. Аларның күбесе онытылган, әмма өй котлау, ягъни өй туе әле дә яшәп килә. Тик бөтенләй икенче төрле. Шура авыл клубының Пермьдә үткән бишенче Россиякүләм “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале лауреаты, Россиякүләм “Түгәрәк уен–2013” татар фольклор фестивале дипломанты “Чордашлар” фольклор коллективы тәкъдим иткән “Өй котлау” күренеше еракларга, әби–бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайтты.

“Сөннәт котлау” йоласы да булган. Ул да бик күңелле һәм истәлекле үткән. Күршеләр котларга кергән. Аннан инде бәйрәм башланган. Бу йоланы халыкка Кышкар авыл клубы каршында эшләп килүче “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы җиткерде.

Татар хатын–кызлары элек–электән кул эшләренә оста булган. Ул чорларда вакыт үткәргеч телевизорлар, компьютерлар юк. Алар җыелышып кич утырган, бәйләгән, чиккән, гомумән, уздырыштан кул эшләре эшләгән. Аннан инде кич җыр, биюләр, төрле хәрәкәтчән уеннар белән дәвам иткән. “Кич утыру” күренешен бу көнне Якты–Көннән “Уракчы кыз” фольклор коллективы тәкъдим итте.

Урта Курсаларның “Сепарат аерту” күренеше искиткеч кызык чыкты. Элек билгеләнгән бер көндә сыеры булганнар сепарат аертырга сепараты булган хуҗабикәгә җыелган. Һәм ул күңелле бер кичәгә әверелгән.

“Капка төбендә утыру” күренешенә кадәр бар. Хәзер ул яшьләргә бик сәер тоелыр. Элек эшләр беткәч, кичләрен капка төпләренә җыелып утырганнар, яңалыклар уртаклашканнар, аралашканнар, күңел ачулар да булган. Ташкичү мәдәният йортының “Өммегөлсем” фольклор коллективы шуны искә төшерде.

Моннан тыш, Түбән Аты мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Чишмә” фольклор коллективы кичке уенны, ветераннарның Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле татар халык җырларын барлады, хәтердә яңартты.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов коллективларга лауреат дипломнары, Рәхмәт хатлары тапшырды, рухи мирасны буыннан-буынга җиткерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100