news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада бер хатын иминият акчасы өчен туганнарының өенә ут төрткән

47 яшьлек хатын әйтмичә генә йортны үз исеменә иминиятләштергән булган.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Арча районында 47 яшьлек хатын иминият акчасы өчен туганнарының өенә бензин сибеп ут төрткән. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ул туганнарына әйтмичә генә йортны үз исеменә иминиятләштергән. Ут төрткән вакытта өйдә беркем дә яшәмәгән.

Янгын нәтиҗәсендә 130 мең сумлык зыян килгән. 

Бу хатынны ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot