news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада балалар агулану очрагы буенча җинаять эше ачылган

Шулай ук Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә тикшерү үткәрәчәк.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Арчада балалар агулану очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

  • Алдан «Татар-информ» Арча хастаханәсенә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә укучы 18 студентны хушбуй исе белән агулану билгеләре белән китерүләре турында хәбәр иткән иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер студент кибеттән арзан бәягә хушбуй алган, көллияткә алып килгән һәм кабинетта сиптергән.

Студентларны агулану билгеләре белән район хастаханәсенә китергәннәр, аларга медицина ярдәме күрсәтелгән. Хәзер аларның тормышына куркыныч янамый. Зыян күргән 4 студент хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Тикшерү комитеты «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товар һәм продукция җитештерү, саклау, сату» маддәсе буенча җинять эше кузгаткан. Һәлакәт урыны тикшерелгән һәм һава үрнәге алынган.

Шулай ук Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә тикшерү үткәрәчәк. Хәзер алар хушбуйның каян сатып алынган булуын һәм кем җитештерүен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot