news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада бәрәңге эшкәртү заводы төзү планлаштырыла

Татарстан премьер-министры кыска вакыт эчендә бизнес-план проектын төзергә кушты.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә үткән киңәшмәдә Татарстанда бәрәңге эшкәртү заводын төзү мөмкинлеген карадылар. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче этапта елына 15 мең т бәрәңге фрие һәм 4 мең т бәрәңге кисәкләре (лачаулары) җитештерү карала. Моннан тыш, калдыклардан 8 мең т азык һәм 500 т крахмал җитештереләчәк. Аның өчен 30 мең т кондицион һәм 15 мең т кондицион булмаган бәрәңге кирәк булачак. Киләчәктә заводка елына эшкәртү өчен 60 мең т бәрәңге тапшырылырга тиеш булачак, дип билгеләп үтелә ведомствода.

Республикада бәрәңге эшкәртү заводы Арча районында төзелергә мөмкин, ул 2018елның сентябрендә эшли башлар дип планлаштырыла.

Илдар Халиков кыска вакыт эчендә бизнес-план проектын төзергә кушты. Яңа завод төзүне планлаштыру буенча киләсе киңәшмә 10 октябрьгә билгеләнгән.

Киңәшмәдә вице - премьер – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгат Таһирҗанов, Марат Җаббаров, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, «ТатНИИСХ» ФГБНУ директоры Марсель Таһиров, авыл хуҗалыгы предприятияләре җитәкчеләре катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100