news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уза

Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаша.

(Арча, 17 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Арчада, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында, авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча төбәкара семинар-киңәшмә уза. 

Чара башланганчы, кунаклар һәм Татарстан парламенты башлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техникасы урын алган күргәзмә белән танышты.
Төп доклад белән Тататрстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясаячак. Киңәшмәгә республиканың төрле министрлык һәм тармак җитәкчеләре, барлык районнарның Башкарма комитет җитәкчеләре чакырулы.

Делегатлар, өч төркемгә бүленеп, "Авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү аша авыл эшмәкәрлеге үсеше проблемаларын чишү", "Хуҗалыкның кече формаларын үстерүдә дәүләт ярдәме", "Шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен үстерү" темаларына түгәрәк өстәлдә фикер алышты.

Киңәшмәгә Липецк өлкәсенең Усман муниципаль районы башлыгы Владимир Мазо да чакырылган. Ул үз төбәгенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үз чиратында, Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары делегация белән Липецкига - Усман муниципаль районына барырга теләк белдерде.

Киңәшмә азагында иң яхшы авыл җирлекләре, шәхси хуҗалык, иң нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән гаилә фермалары бүләкләнәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100