news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада “Ат көнендә” беренче тапкыр “Аударыш” – ат өстендә көрәш үткәрелде

29 сентябрь “Аударыш”ның республикакүләм чемпионаты көтелә.

Арчада “Ат көнендә” беренче тапкыр “Аударыш” – ат өстендә көрәш үткәрелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Арча районы Яңа Кырлай авылында узган "Ат көнендә” беренче тапкыр "Аударыш" уены узды. “Ат көне” Арчада бишенче тапкыр үткәрелә, тик “Аударыш” уены әлегә кадәр уздырылмый иде.

“Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган уен. Без Татарстанда беренче булып әлеге уенны кайтарабыз. Аны “Алмакай” ат фермасы җитәкчесе Фәрид Нәбиуллин оештыра, без шушы юнәлештә эшлибез”, - диде “Аударыш” уенының тренеры һәм хөкемдары Уел Бадыкшанов "Татар-информ"га.

Ул киләчәктә “Аударыш”ны Республика, аннан Россия һәм бөтен дөнья күләмендә үткәрергә теләвен әйтте.

“Аударыш”та татар атлары катнаша. Читлек эчендә ике ат, ике көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан өстерәп төшерә, шул ота. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый”, - дип уен кагыйдәләрен аңлатты ул.

Уел Бадыкшанов “Татар-информ” хәбәрчесенә 29 сентябрь көнне Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча “Аударыш” уены чемпионаты оештырылачагын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100