news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада "Ат көне" уңаеннан халыкара ат чабышлары узды

Чабышкылар 30, 40, 80 һәм 120 чакрым арага җитезлектә көч сынашты.

(Арча, 30 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Арча районы Яңа Кырлай авылында "Ат көне" уңаеннан халыкара ат чабышлары узды. Дүртенче ел уздырыла торган ярышлар быел халыкара дәрәҗәдә үтә. Чабышкылар 30, 40, 80 һәм 120 чакрым арага җитезлектә көч сынашты.

Ярышларның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, республиканың атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, ошбу ярышлар аша без тарихыбызны олылыйбыз һәм ат чабышлары аша татар халкының яшәү рәвешен күрсәтәбез. Ярышларны Бөек татар улы Габдулла Тукай туган җирдә уздыру да тирән мәгънәгә ия, диде Премьер-министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, Васил Шәйхразиев бүген үзе дә 40 чакрым арага чабышларда катнашты һәм әлеге узышларның күңелгә әйтеп бетереп булмаслык рәхәтлек бирүен җиткерде.

Арчадагы чабышларда бүген ерак арага чабышка 40тан артык ат чыккан иде. Моннан тыш иске татар токымлы 12 ат 2400 метр арага узышты, азактан чиста токымлы атлар арасында чабышлар узды.

Иң зур игътибар, әлбәттә, иске татар токымлы чабышкыларга юнәтелгән иде. Андый токымлы бер атның җайдагы Васил Шәйхразиев иде. Əлеге узышта җиңүчеләр өчлегенә федерация рәисе керә алмады. Ə финишка беренче булып Башкортстаннан килгән "Асылбай" кушаматлы ат белән Булат Бәдретдинов килде.

Арчадагы Сабан туен хәтерләткән халыкара ат чабышыннан тулы репортажны якын арада "Интертат" электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100