news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада ат чабышында җиңүчеләр билгеле булды

Ярышта 20 ат катнашты.

Арчада ат чабышында җиңүчеләр билгеле булды
arskmedia.ru

(Арча, 18 май, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арчада Сабантуй алдыннан ат ярышы үткәрү матур бер гадәткә кереп китте. Бүген Арча ипподромында ат ярышында катнашучылар арасында җиңүчеләр билгеле булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ат ярышын район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Илшат Нуриев атчыларны сәламләде, аларга уңышлар теләде. Ярышта 20 ат катнашты. Арча, Балтач, Кукмара, Мари республикасы, Малмыж атлары ярышты.

Ярышларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин алып барды. 2 яшьлек атлар ярышында "Ак Барс" ширкәтеннән "Карамелька" атында Илнур Рамазанов 1нче килде. 2нче — Кыснадан Равил Ибраһимовның Каролина атында улы Рафил, 3нче булып Мари Элдан "Верховный Круиз" ширкәте Премьера кушаматлы атында Анна Макарова килде.

Ярым чиста токымлы айгырлар чабышында 1нче урынны Арчадан Рамил Рәхмәтуллин үз атында (Эксклюзив) алды. 2нче — Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов атында (Эдинбург) улы Илназ килде. 3нче Кышкардан "Җәләлетдинов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рафил Ибраһимов килде.

Ярым чиста бияләр ярышында финишка 1нче булып "Ак Барс" ширкәтеннән Александр Александров Загира кушаматлы атта килде. 2нче — Кукмарадан Җәүдәт Гөбәйдуллин атында (Экзотика) Анна Макарова, 3нче — Балтачтан Самат Рәхимҗанов атында (Профи) Ксения Петухова.

Чиста токымлы чабышкылар ярышында 1нче — Малмыждан Борис Миронов атында (Балотрин) улы Артем, 2нче — "Ак Барс" ширкәтеннән Зөлфәт Рамазанов Эльбуни—Леман кушаматлы атта, 3нче — Арчадан Рәмзил Рәхмәтуллин атында (Аришель) Александр Александров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100