news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада “Арча ягы – данлы Тукай ягы” бәйгесе оештырыла

2 апрель көнне Арча районы Балалар сәнгать мәктәбендә “Арча ягы – данлы Тукай ягы” V республика балалар иҗаты бәйгесе оештырыла

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 2 апрель көнне Арча районы Балалар сәнгать мәктәбендә “Арча ягы – данлы Тукай ягы” V республика балалар иҗаты бәйгесе оештырыла.
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге конкурс 2006 елда җирле сәнгать мәктәбендә булдырыла. Максаты – Арча районына якын урнашкан уку йортлары белән иҗади бәйләнешләр урнаштыру, татар милли музыкасын популярлаштыру. Бүген бәйгедә балалар музыка һзм сәнгать мәктәпләрендә укучы 300 малай һәм кыз катнаша. Алар фортепиано, скрипка, виолончель, халык уен коралларында (баян, аккордеон, гармун, балалайка, думра, гитара, курай) уйнау, инструменталь ансамбльләр, халык уен кораллары ансамбльләре кебек номинацияләрдә көчләрен сынап караячак. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак, ә мөгаллимнәр жюриның махсус призына лаек булачак. Конкурс узганнан соң, барлык кунакларны Тукай булган урыннарга сәяхәт көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot