Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада 3 айда терлекчелек кереме узган елга караганда 5 процентка арткан
“Арча”, “Акчишмә”, “Игенче” ширкәтләрендә терлеклђр шактый кимегђн
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев өч айда башкарылган эшкә анализ ясады, бурычларны билгеләде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Авыл хуҗалыгы тармагына тукталып, ул терлекчелектә акча кеременең узган елга караганда 5 процент үсешен билгеләп үтте. Агрофирмалар арасында “Татарстан”, “Аю”, “Северный”, “Ватан”, “Ак Барс–агро” ширкәтләрендә терлекләрнең баш саны артты. “Арча”, “Акчишмә”, “Игенче” ширкәтләрендә шактый кимегән.
Районның авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә фермерларның, гаилә фермаларының, шәхси хуҗалыкларның өлеше арта бара. Сәнәгать предприятиеләреннән “АСПК” акционерлык җәмгыяте җитештерүне 25 процентка арттырган.
Гомумән алганда, беренче квартал нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип бәяләнде, аларны тагын да яхшырту юллары күрсәтелде.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров беренче кварталда алкоголь продукциясе һәм сыра сату мәсьәләләре турында чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин киңәшмәдә тикшерелгән мәсьәләләр буенча бурычлар билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз