news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада 127 миллион сумлык балалар бакчасы ачылды

Бер ел эчендә төзелгән мәктәпкәчә тәрбия оешмасының мәйданы 2600 квадрат метрны тәшкил итә.

Арчада 127 миллион сумлык балалар бакчасы ачылды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Арчада 140 урынга яңа балалар бакчасы ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры урынбасары -Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар бакчасы төзелеше 127 миллионлык булган. Бер ел эчендә төзелгән мәктәпкәчә тәрбия оешмасының мәйданы 2600 квадрат метрны тәшкил итә.

Бүгенге көндә Арча районында 54 балалар бакчасы эшли. Аларда 2,5 мең тирәсе бала тәрбияләнә. Балалар бакчаларында 100 урынга 113 бала туры килә. Чиратта бердән өч яшькә кадәрге - 688, өчтән җиде яшькә кадәрге 211 бала тора.

Соңгы дүрт елда районда дүрт яңа мәктәпкәчә тәрбия учрежденисе ачылган.

Республика капиталь төзекләндерү программасы буенча Апаз, Яңа Кенәр һәм Арчаның 10нчы балалар бакчасы ремонтланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100